top of page

Казан шәһәре Идел буе районы «114 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Үзем турында
Мин Казан шәһәре Идел буе районы «114 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә туган тел һәм әдәбияты предметын гамәлгә куючы хезмәткәр. Һөнәремне бик яратам. Предмет укыту белән беррәттән,11 нче "А" сыйныфының җитәкчесе дә. Укучыларны, аларны тәрбияләп үстергән ата-аналарны хөрмәт итәм һәм яратам.
"Ел укытучысы - 2019" бәйгесенең район этабында 2 урын яуладым.
Шул ук елны "Туган тел" БөтенРоссия бәйгесендә дипломант булдым.
"Ел укытучысы -2022" бәйгесенең район этабында 1 урынга лаек булдым. Ирешкән уңышларымның башында яраткан эшем, укучыларым, хөрмәтле әти-әниләрем тора. Бары тик алга!

