top of page
Минем методик табышларым
(укыганда көй кнопкасына басарга онытмагыз)
     Укытучы һөнәрен сайлавыма да шактый вакыт үтеп киткән. Еллар бер-бер артлы агалар да агалар. Тормыш китабым калыная, тәҗрибәм авырая, саллылана. Һәр үткән көн тормышымда үзенә генә хас бер эз калдырып, мәңгегә,  кире кайтмаска, вакыт чоңгылына тәгәри. Күпме эшләр эшләнелде, күпме укучыларга туган тел бизәкләре җиткерелде, ике юл чатында калган күпме бала, ана телендә әйтелгән киңәшләргә колак салып, дөрес юлны сайлады. Күбесенә ярдәмем тигәндер. Чөнки һәр көнемне милләтемнең асыл телен йөрткән укучыларыма туган телебез- татар телен өйрәтү белән беррәттән,  татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның инсафлы, тәрбияле булуын ассызыклап үткәрәм. Бу юл катлаулы, ләкин нәтиҗәле. Авыр, ләкин мавыктыргыч. Мәшәкатьле, ләкин күңелле.
     Һәр туар таң каршыма берсеннән-берсе кызыклы идеяләре, буй җитмәс кебек тоелган фикерләре, колачлый алмастай мәсьәләләре белән килеп баса. Укучылар, аларның  мәктәп тормышлары белән янып-көеп яшәгән мөгаллим өчен киртәләр аз шул. Нинди генә авырлыклар очраса да, милләтем татар булуы,  баш имәс хан дәүләте дәвамчысы булуым миңа илһам канатлары үстерә, эшемдә иҗади борылышларга юнәлтә. Телебезнең язмышын хәл итү бик гади дә кебек.  Асыл телебезне саклау өчен, бары тик туган телебездә аралашырга, фикер йөртергә, күбрәк китаплар гына укырга кирәк, ләбаса. Әмма иң беренче сорау: ничек итеп кызыксындырырга?  Берничә ел дәвамында балаларны күзәтү, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итү миңа авырлыклар алдында баш имәскә ярдәм итте.      Дәресләр, дәрестән тыш чаралар укучыларда кызыксындыру уятсын өчен, сизү органнарын һәм алар кабул иткән сигналларны кулланырга булдым. Барлык биш төрле тоемлауны да тел һәм әдәбият дәресләрендә кулланып була:  күрәбез, ишетәбез, ис сизәбез, тотып карыйбыз һәм татып карыйбыз. Ничек итеп җырны, я булмаса хикәяне тотып яки исен сизеп була соң7 Җавап бик гади: туган тел һәм әдәбият дәресләре шулкадәр мөмкинлекләр  бирүче дәресләр ки, бары тик хыялны эшкә "җигәргә" һәм , әлбәттә, ныклап әзерләнергә кирәк.
Телебез бай!.. Аның матурлыгын күрсәтер, аңлатыр өчен күмерне алмаз , чүп үләнен дару итәргә;  начарлыктан яхшылыкны табарга,  ямьсез күренешләрдән матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Шулай итеп, дәресләремдә  уен һәм квест технологиясе аша образлы фикерләүне үстерүне, алай гына да түгел, өйрәнелә торган әсәрләрдәге образларны дәресләремә алып килеп, тоемлау аша укучыларның күңел түрләренә үтеп керүне тормышка ашыра алдым. Бүгенгесе көндә образлы фикерләүне уен һәм квест технологиясе аша тормышка ашыру -  минем методик табышым ул. Дәресләрдә язып, укып кына калмыйбыз, үз телебездә рәхәтләнеп җырлыйбыз, милли моңнарны уятабыз. Бөек шәхесебез Габдулла Тукай җыр турында болай яза: "Балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбыз җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен, аларга әһәмият югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк."  Бу юллар минем көндәлек девизыма әйләнеп бара.
      Мин рус мәктәбендә татар теле укытам. Балаларда үз телебезгә ихтирам, соклану, ә иң мөһиме, телне саклап калу серләренә төшендерерүне максат итеп куям. Укучылырым белән бик күп чаралар оештырырга, яшьләр өчен кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрергә, республикабыз күләмендә узган бәйгеләрдә катнашырга кирәк. Мәктәбебездә инде дөртенче ел "Йолдызлар яктысында" проекты эшләп килә. Бу - минем авторлык эшем. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы булган эстрада артистлары белән очрашудан гыйбарәт. Уку елы башыннан ук бучарага әзерлек башлана. Киләсе йолдызның иҗаты белән тирәннән кызыксынып, җырларын өйрәнеп, рәхәтләнеп эшлибез. Чараны ел да 21 февраль - Туган тел бәйрәмендә үткәрәбез. Укучылар белән очрашуга Ильвина, Лилия Хәйруллина, Раяз Фасыйхов килде. Бу чаралар, ассызыклап үтәм, балаларның әти-әниләре өчен дә көтеп алган вакыйга.   Шулай ук "Шаян ТВ" каналы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Уку елы барышында "Тамчы-шоу", "Акыл-баттл" кебек тапшыруларда безнең мәктәп укучылары еш кунак була. Аннан да бүләксез кайтмыйбыз: "Шаян ТВ" Габдулла Кариев исемендәге татар театрына билетлар биреп сөендерә.
     Хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак, балалар күңелендә сәнгатебезгә карата уяткан мәхәббәт, соклану хисләре бер укучымны татар театры бүлегендә белем алуга этәрде. Аның шулкадәр яратып, телне үзенчә саклавы миндә горурлык хисләре уята. Укучыларым Илһам” Бөтенроссия бәйгесендә дипломант исемен яулыйлар. 2021-2022 нче уку елы башында ук бер укучым Әнвәр Хуҗиәхмәтов укуларында призёр исеменә лаек булды. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү укытучы һөнәренең катлаулы булуын да оныттыра. Ә укучыларның саф күңелләре,  самими күзләрендә чагылган эчкерсезлекләре укытучыга күпме көч өсти, яңадан-яңа үрләргә омтылыш уята.

     Алга атларга, алга барырга кирәк. Спортсмен Мөхәммәд Али фикеренчә, югары үрләргә менгәндә кеше затына биеклек түгел, ә аның аяк киеме эчендәге вак ташлары комачаулый. Һәр хәлдән чыгу юлы бар. Вак ташларны кагып, өскә - җылыга, яктылыкка үрләсәк иде. Милләтебезнең ал гөлләре һичшиксез чәчәк атачак. Мин уйлаган эшләр бүген минем методик табышым булса, еллар үтеп, яңа чорларга аяк басканда, халкым өчен милли аһәңне саклап буыннан - буынга күчерүче табыш булыр ул. Мин  аклыкка, сафлыкка ышанам! Мөгаллимнәр башкарган катлаулы эшнең  уңай нәтиҗәсе, һичшиксез, кайчан да булса калкып чыгар. Сабыйлар күңеленә салынган орлыклардан, гөлләр- гөлләмәләр үрелер.
"Туган тел дәресләрендә  образлы фикерләү аша уен һәм квест технологиясен эффектлы куллану" темасына үткәрелгән мастер- класстан фрагмент
Укытучы - горур исем!

      Көн кичкә авышты. Йорт мәшәкатьләренә чумып, дөньямны онытып йөргән мизгелләр. Шулчак телефон тавышы күкнең җиденче катыннан мине җиргә төшерде.

    -Дустым, мин бәйгедә катнашам, укытучы һөнәрен гәүдәләндергән бер образ әйтә алмассыңмы икән? Син бит минем ярдәмчем, “аяклы энциклопедиям” – дип, чыбыкның теге башыннан бергә укыган иң якын дустымның шат тавышы яңгырады.

     -Йөзек! Кашлы йөзек, серле йөзек,- дип әйткәнемне сизми дә калдым, үземнең ярдәм итә алганыма чиксез куанып...

     Әңгәмәнең ахырын язып торуны кирәк санамыйм. Ни өчен кашлы йөзек, серле йөзек дип әйтүемне дустым тиз аңлады. Әйе, укытучы ул йөзек кашы, дип уйлыйм мин. Кыршавы иксез- чиксез белем дәрьясы булса, кашы аның- укытучы. Төгәл, камил, һәр яктан килешле, тыйнак, җыйнак, шул ук вакытта күз явын алырлык затлы да була йөзек кашлары.

Безгә белем биргән мөгаллимнәребез дә күп серләрне ачкан кадерле кешеләребез, халкыбызның хөрмәткә лаек йөзек кашлары бит. Еллар аша инде хәзер менә үзем дә алар рәтендә атлыйм, балаларга аң-белем, тәрбия бирәм.

      Ничә еллар яныннан тыныч кына үтеп киткән мәктәп күптән инде минем икенче йортыма, андагы укучылар минем балаларыма, әти-әниләр иң якын дусларыма, киңәшчеләремә эйләнделәр.

      Аларның матур итеп хөрмәт белән исәнләшүләре, сабырлык белән киңәш сораулары,  сүземне тыңлап эш иткәч, шатлык уртаклашып шалтыратулары- барысы да үземә булган таләпләрне ныгытуга, ихтыяр көчемне арттыруга, һәрдаим эзләнүдә булырга юнәлтә. Шул балалар белән эшләү, туган телемне саклап-яклап, үземнән соңгы буынга калдырырга тырышу укытучы һөнәрен  кешелек дөньясы өчен бик кирәкле һөнәр  итеп таныта.

     Белем дөньясы чынлап та очы кырые булмаган бер галәм кебек. Ирексездән аны йөзек белән чагыштыруым да шуңа бәйле, күрәсең. Аның да бит башланган һәм тәмамланган җире юк. Укучыларым да янымда әнә шул түгәрәк кебек әйләнәләр. Ә миңа, үз эшемнең остасы буларак, аларның яшәүләренә ямь биреп, дөрес юлны күрсәтеп, шул ук вакытта  федераль дәүләт таләп иткән  белем бирү стандартларын кулланып, уку-укыту процессын дөрес итеп оештырасы  гына кала.  Кырыйдан карап торганда, бик җайлы кебек.

      Укытучы нишли? Укыта да кайтып китә диләр күпләр. Юк! Алай түгел! Укытучы һөнәрен үзләштергән кеше -  гомере буе эзләнүдә, дөреслекне куәтләүдә, көчезләрнең көчле якларын табуда, сынам дигән кешеләрне  сыгылудан коткаруда, укыта торган фәнен генә түгел, тәрбиянең барлык өлкәләрен куллануда  формалашкан шәхес. Итәгатьле, белемле, һәр яктан камил шәхес тәрбияләү, замана белән бергә атлау, балаларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү дә мөһим. Аның өчен күпме йокысыз төннәр үтәсе, ничәмә- ничә китап укыйсы, ата- аналарны тыңлыйсы, күзәтәсе бар! Алар синең барлыгыңны беләләр, күрәләр. Сине югалтудан куркып яшиләр.

       Мин рус мәктәбендә татар теле укытам. Балаларда үз телебезгә ихтирам, соклану, ә иң мөһиме, телне саклап калу серләренә төшендерерүне максат итеп куям.Укучылырым белән бик күп чаралар оештырырга, яшьләр өчен кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрергә, республикабыз күләмендә узган бәйгеләрдә катнашырга кирәк.Хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак, балалар күңелендә сәнгатебезгә карата уяткан мәхәббәт, соклану хисләре бер укучымны татар театры бүлегендә белем алуга этәрде. Аның шулкадәр яратып, телне үзенчә саклавы миндә горурлык хисләре уята. Бер укучым “Илһам” Бөтенроссия бәйгесендә лауреат булды. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү укытучы һөнәренең катлаулы булуын да оныттыра. Ә укучыларның саф күңелләре,  самими күзләрендә чагылган эчкерсезлекләре укытучыга күпме көч өсти, яңадан-яңа үрләргә омтылыш уята.

     Мин –Укытучы! Укучыларым-минем чагылышым, алар минем күңелемнең көзгеләре.  Игелек һәм белем орлыкларын күпме чәчсәм, шуның кадәр татлы җимеш җыячакмын. Дөрес яшәргә, хакыйкатьне якларга, телебезне, сәнгатебезне һәм мәдәниятыбызны сакларга, авырлыкларны җиңел узарга өйрәтү дә – укытучы бурычы. Еллар үткән саен, гомерлек һөнәрне дөрес сайлавыма, кемгәдер белем биреп кенә түгел, акыллы киңәшем белән ярдәм итә алуыма да, бүгенге катлаулы җәмгыятьтә укучыларымны замана ташкыныннан саклап кала алуыма да чиксез шатланып яшим. Әлбәттә, нәкъ менә татар теле укытучысы булу да мөһим роль уйный. Чөнки безнең милләт балаларны кечкенәдән сабыр, итәгатьле, бердәм булырга өйрәтә, бу сыйфатлар безгә әби-бабайларыбыздан бирелә. Ә шәхсән мин үзем - чын татар авылында, татар гаиләсендә туып-үсеп, татар мөгаллимнәре кеше иткән бала бит. Укытучыларым бүген дә әлегедәй күз алдымда. Алар биргән белемнәрне саклап, яңа белемнәрне үзләштереп, милләтемә тап төшермичә эшлисе дә, эшлисе!

     Мин –Укытучы,  үз эшемне канәгатьлек хисе алып эшлим, укучыларымны яратып һәм хөрмәт итеп яшим. Мин гади укытучы түгел, бәхетле укытучы! 

Иҗади усеш баскычлары

bottom of page