top of page

Шәрәфетдинов Ислам

ӘНИ СЫЕ

     Бит яңакларымны кояш җылытканнан уяндым бүген. Җәйге ялга бакча өебезгә күчкәнгә әле бер генә атна. Киерелеп бер сузылдым да, өйдә кеше бармы икән дип тыңлана башладым. Аш бүлмәсеннән әниемнең табада чыжылдатып нидер кыздырганы, борынымны тәмле камыр ашы исе кытыклады. Рәхәт...

       Авылдан кичә соң гына арып кайтканга, бүген торасы да килми, тик шулай да әниемә булышасы бар уе мине урынымнан тиз торгызды. Бакчага чыгып бит-кулларымны юып кердем дә, аш өстәле янына ашыктым. Әни сые... Хуш ис бөркегән алтын коймаклардан әниемнең бар назы, бар мәхәббәте бөркелә иде. Без шулай иртәләрен сеңелем уянганчы, әни белән серләшә-чөкердәшә тәмләп чәй эчәбез. Мондый иртәләр көн буена җитәрлек көч, шәп кәеф бүләк итә. Бүген дә шундый иртәләрнең берсе бит. Авылдан алып килгән хис-кичерешләребезне уртаклашып тәмле коймаклардан авыз итә башладык. Әнинең үзе генә белгән, кешегә әйтми торган сере бар диярсең-коймаклары һәрвакыт күпереп, көпшәкләнеп пешә, ә тәме бөтен күзәнәкләрне уятып җибәрә. Әни сые, әни коймагы шул ул!

Авылга без әтиемнең әнисе- дәү әнием янына кайтабыз. Аңа быел 81 яшь тула. Дәү әни безнең өчен бер легенда, аяклы энциклопедия, китап, әкият китабы!... Тик әкиятләр генә язылдымы икән соң аның ул тормыш китабына? Ул сөйләгән хикәятләр бер дә онытылмый, һәрберсенең үз тарихы, үз могҗизасы бар. Тик менә бу юлы сөйләгәне әкият түгел иде, ә гыйбрәтле бер хәл, дошманыңа да теләргә ярамаган җан өшеткеч тормыш вакыйгасы иде. Уйларым мине дәү әниемнең балачагына -сугыштан соңгы елларга алып китте...

      Дәү әнинең әнисе аңа әле биш яшь вакытта ук вафат булган. Кызу урак өстеннән кайткач, суыныйм дип базга төшкән ул. Заманы да авыр булган шул, хәзер генә ул кондиционер, вентилятор һәм тагын әллә нәрсәләр бар. Уракка да йөрмибез. Аның нәрсә икәнен дә белми бит күбебез, белергә дә язмасын. Шулай итеп, салкын тигән әбекәйгә. Озак та үтми, көзнең алтын бер иртәсендә дүрт почмакта дүрт баланы ятим итеп, әбекәебез үпкә ялкынсынуыннан вафат була. Дүрт бала белән карт бабабыз үзе генә калган. Болай да бик көйле бармаган тормыш караңгыланып китә, дүрт сабыйның башынаавыр хәсрәт төшә, дүрт пар күз бабабызның күзләренә әнисезлектән тилмереп карый. Әнисез калган йорт та ятим, сабыйлар да... Туганнары бик димләгәч, карт бабай өйләнеп җибәргән. Ләкин яңа әни йортларына елмаю белән түгел, усаллык белән килә. Чамадан тыш саран, үзе бик зәһәр булып чыга ул.

      -Үзегез нинди, мин нәкъ шундый булырмын, - ди иртән үги әби. Кечкенә кызның яңаклары буйлап тозлы күз яше ага. Апалы- сеңелле пар чиләкләр күтәреп чишмәгә китә сабыйлар, ә зуррагы өйләр юа, бакча карый, үги әнинең зарларын тыңлый. Көннәр уза тора. Сугыш арты еллары булгач, билгеле, авыр заман, ашарга да юк, кияргә дә. Үги әни бер дә алдатмый, үзенә дигәндә балы да бар, юкасын да пешерә, тик менә карт бабаебыз өйгә кергәч кенә, барысын җыештыра да, башын чәчәкле яулыгы белән кысып бәйләп, урынга егыла:

        -Ах, башым, бүген дә башым сызлый! Үлмәсәм генә ярый инде,

-дип бабайны куркыта. Яраткан хатынын югалту ачысын бер татыган бабай, үги әбигә эндәшми, яши генә күрсен.

     Хәйләкәр, бик хәйләкәр була шул ул. Кызларны урамга да чыгармый, уен да уйнатмый. Шул көннәрнең берсендә олы апалары паспорт алып Казан ягына юл тота, абыйлары әби белән бабай янына күчә, ә унөч яшьлек икенче кызны күрше авылга кияүгә бирә үги әби, минем дәү әнием кала, аның барыр җире юк шул. Сабый бит әле ул, аңа алты гына яшь…

   Туганнарының берәм-берәм таралып янында, сөйләшер кешесе калмагангамы, ашау начар булгангамы, әллә эссе суккангамы беркөнне дәү әнием йокыдан чирләп уяна. Урамда матур итеп таң аткан, кояш нурлары өйне җылыткан. Эч кенә авырта, кичә дә көне буе ризык капмыйча эшләгән дәү әниемнең күз аллары караңгылана. Башы да кайнар, эчәсе дә килә. Кечкенә кыз ялан тәпиләре беләнкичә үзе тырыша-тырыша юган идәннән йомшак кына атлап барып казан алдында торган чиләктән су эчә. “Менә хәзер, хәзер ярмадан өйрә пешереп ашыйм да, йөгереп йөрерлек булып тереләм!”- дип уйлый үзе. Ярманы да таба, кайнап чыккан суга салып пешерә дә, әкрен генә чыгып кычыткан өзеп керә, анысын да сала ашка. Парлары күтәрелгән, өйгә хуш ис тараткан ашны бүлеп өстәлгә куя сабый. Агач кашыгын тотып өстәл янына килеп утырганчы, зәһәрләнеп үги ана кайтып җитә...

     Дәү әни кичә безгә бу хәлне сөйләгәндә, шушы урынга җиткәч,ике куллап битләрен каплады. Сеңелем белән аптырап киттек.

       -Сөйлә инде, дәү әни, сөйлә,- дип ахырын сорадык без.

       -Шатландымы үги әниең, рәхмәт әйттеме сиңа, аш пешергәнгә?- дип ашыктырды сеңелем.

Дәү әни йомшак куллары белән кечкенә сеңелемнең битләреннән сыйпап:

       -Әй, балакайларым, әниегезнең кадерен белегез, җимешкәйләр, - дип хикәясен дәвам итте.

.     ..Усал күзләре белән як-якка каранып, карт бабайның өйдә юклыгына ышангач, үги әби йөгереп килә дә, өстәлдә буланып утырган аш тәлинкәсен алып, бәбкә үләннәре үсеп утырган ишегалдына чыгарып ташлый. Дәү әнием өзгәләнеп кычкыра, үги әнисенең алларына төшеп ялына. Тыңламый явыз хатын. Ачлыктан хәлсезләнгән дәү әниемне болдыр баскычыннан тибеп төшерә. Алты яшьлек кечкенә кыз бәбкә үлән арасыннан ярма эзли, чирәм төбен тәлинкә төбеннән иң тәмле җирен ялаган төсле ялый ул. Күз алдыннан әниле көннәре, әнисенең күпереп пешкән юкалары, хуш исле чәйләре уза. Әни сые... Кояш җылыткан бәбкә үләне әнисенең җылы кочагыдай тоела аңа. Әллә хәлсезлектән, әллә чирләгәнгә дәү әни үкси-үкси йокыга тала.

       Дәү әнинең тормыш китабы калын. Бу аның бер бите генә. Дәү әни дәү әти белән биш бала үстергән. Аның һәрвакытта ашы пешкән, чәе кайнаган. Бик күп итеп, тәмле итеп пироглар, бөккәннәр пешерә ул. Сүзе дә тәмле, йөзе дә ягымлы әбиебезнең.

Алдымдагы чәемне болгата-болгата тәмам уйга батканмын.

      -Я, егет, нишләп уйга баттың әле иртүк?- әниемнең йомшак куллары чәчемне иркәли иде.

Әнием пешергән коймак ашау – зур бәхет шул. Әни сые, әни ризыгы – дөньяда иң татлы, иң кадерле ризыктыр.

     -Әнием, күз нурым син минем, җиләк түтәлләрен утыйм әле,- дип каз бәбкәсе үскән ишегалды буйлап бакчага кереп киттем. Йомшак чирәм әни кулы кебек ялан тәпиләремне кытыклап, кояшта җылынуын дәвам итте.

Шигърият бакчасында

 

Мифтахова Камилә

Сабыйларга нәсыйхәт

(шигырь)

“Су анасы”н укыдым да

Уйлап куйдым аптырап,

Нигә бу кечкенә малай

Ялгышкан тарак урлап?

Уйлый торгач, җавапны да

Бу сорауга тиз таптым-

Тукай абый менә шулай

Өйрәткән “сабый халкын”

 Урлашмаска, алдаш

Эш бетмичә

   Уйнамаска,

Акыллы, гадел булырга,

Начар юлдан атламаска!

Рәхмәт сиңа, Тукай абый

Кечкенәдән өйрәткәнгә.

Шигырьләрең аша безгә

Нәсыйхәтләр сөйләгәнгә!

Халитова Айгөл

 Яңа ел исе

 

Бурап-бурап карлар ява-

Яңа ел бураннары.

Ромашкалы кырлар мени

Авылым урамнары.

 

Һәрбер өйдә бәйрәм гөрли,

Аңкыган ылыс исе.

Чыршыларда кызыл йолдыз-

Мәк чәчәгенең төсе.

 

Ак бәхет ява һавадан,

Ә җирдә – мамык, көртләр.

Кар бәреш уйный балалар,

Мәтәлчек ата этләр.

 

Ак лаләләр ява күктән,

Ак нур тулы дөньясы,

Күңел каядыр ашкына,

Килә гел елмаясы!

Яратам

Яратам мин кышның аклыгын,

Тәңкә-тәңкә яуган карларын,

Чана-чаңгы шуар тауларын,

Битне өшетердәй салкынын.

 

Яратам мин язның ташкынын,

Кояштан сибелгән нурларын,

Келәмгә тиң хәтфә үләнен,

Шомырт чәчәкләре исләрен.

 

Яратам мин җәйге челләне,

Елга-күлдә чумып йөзгәнне,

Салават күперле яңгырын,

Алтын-сары иген басуын.

 

Яратам мин көзнең муллыгын,

Туктамыйча яуган яңгырын,

Чуар күлмәк кигән бакчамны,

Белем тулы көрән букчамны.

 

Әхмәт һәм сыерчык

 

Сыерчык кунып ояга,

Сайрый канат кагынып,

Чөнки кайткан ул ерактан,

Туган җирен сагынып.

 

Карый да ул оясына,

Сокланып, исе китеп:

-Кем соң ясаган моны,- ди,

-Буяп һәм матур итеп?

 

Кадерле кунагын күреп

Шатланып туймый Әхмәт.

Ә сыерчык әйтә сыман:

“Миннән сиңа зур рәхмәт!”

Галимуллина Гүзәл Илнар кызы

Кояш булса күгемдә

Ак күмәчне көн дә ашыйм,

Бал белән, каймак белән.

“Әти-әни” диеп язам

Ак карга бармак белән.

Мәктәбемә көн дә барам,

Букчам тулы дәфтәрләр.

Уку беткәч, өйгә кайтам –

Анда мине көтәләр!

Бер дә тик тора белмим мин:

Биеп тә куям кайчак.

Шигырьләр дә чыгып куя,

Утырсам күбрәк качып.

Балачагым бик бәхетле,

Һәр көне нурга чумган.

Сугышлар бер дә булмасын,

Җирдә һәр кеше туган!

Җир шарының һәр илендә

Җырлап үссен балалар!

Халкын сөйсен, телен сөйсен –

Шат булсыннар аналар!

Үткән белән киләчәкне

Тоташтырам күңелемдә.

Хыялларым чынга ашыр

Кояш булса күгемдә!

 

Мин татар кызы

Татар кызы бит мин! Татар кызы,

Минем канда ага татарлык.

Ата-анам биргән телне саклыйм

Улларыма биреп калдырырлык.

 

Өйдә генә түгел, урамда да,

Мәктәптә дә сөйлим татарча.

Җәлил кебек, Алиш кебек сөйлим,

Моңланам мин кайчак Тукайча.

 

Болгар каны, татар каны миндә,

Күңелемдә бары матурлык.

Үз илеңне яратудан бөек

Бармы икән җирдә батырлык?

Алиш абый киңәшләре

Алиш абый әкиятләре

Өйрәтә күп нәрсәгә.

Күп укырга, тырышырга,

Нәкъ менә Нечкәбилдәй.

 

Аерылмаска бер-береңнән,

Куша ул бүленмәскә.

Начар булып, ялкау булып

Дусларга күренмәскә.

 

Бердәм булыйк, тату яшик,

Тап төшермик намуска.

Яхшы хәбәрләр китерик

Әти-әни һәм дуска.

Төрле илләр

 

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Дөньяда күп нәрсә күрдем.

Төрле илләрдә йөрим бит

Көне буе, төне буе.

Англиядә дә булдым,

Төркиядә дә булдым.

Илләребез бик күп икән-

Безнең дөнья зур икән.

Үзебезнең Татарстан,

Казаныбыз –башкала.

Ул бик матур, ул бик зур бит-

Бөтен халык таң кала.

АКШта да булдым мин,

Кытайда да булдым мин.

Шундый төрле илләр күреп,

Хозурланып йөрдем мин.

 

Әни кеше бер генә

 

Дөньяда күп әниләр,

Үзеңнеке бер генә.

Ул бит сине ярата,

Ул бит сине үстерә.

Ул бит кайгырып тора,

Без соң кайткан вакытта,

Бәхет бит ул, шатлык бит ул

Әни булганда янда.

 

Әни кеше бер генә,

Ул синең дустың кебек.

Ул бит иң якын кеше,

Ул бит иң назлы кеше.

 

Без инде үсеп җитсәк тә,

Безне яратып тора.

Ул бит безне кечкенә

Бала итеп гел күрә.

Һәрвакыт шулай булган,

Әниләр назга тулган.

 

Әни кеше бер генә,

Ул синең дустың кебек.

Ул бит иң якын кеше,

Ул бит иң назлы кеше.

 

Беренче уку көне

 

Беренче сентябрь

Уку башлана.

Балалар баралар

Укырга бергә.

Мәктәбебез зур,

Якты сыйныфлар.

Белем алырга

Ашыга алар.

 

Укытучылар безне

Сагынып көтә.

Яңа укучылар да

Мәктәпкә килә.

Дәресләр арасында

Тәнәфес кирәк.

Тормыш шундый матур

Мәктәпләр белән.

Лауреат Зирәк бала.jpg
Всероссийский конкурс Илһам.jpg
Галимуллина Гузель (2)_page-0001.jpg
сертификат.png
bottom of page